Яшел Үзәндә шәһәрнең төп яңа ел чыршысы урнаштырылды

Яшел Үзәндә шәһәрнең төп яңа ел чыршысы урнаштырылды

(Яшел Үзән, 22 декабрь, “Татар-информ”, Юлия Демченко). Шушы көннәрдә Яшел Үзәндә шәһәрнең төп яңа ел чыршысын монтажлау эшләре төгәлләнде. Гадәттәгечә, аны “Родина” Мәдәният сарае каршындагы үзәк мәйданда урнаштырдылар. Чыршы металл конструкцияләрдән эшләнгән һәм аның биеклеге 20 метрдан артык тәшкил итә. Хәзер аның тирәсендә бәйрәм сәхнәсен көйләү эшләре бара, анда 31 декабрьдә яңа ел төнендә шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Шулай ук биредә яңа әкият персонажлары белән боз шәһәрчеге үсеп чыгачак, балалар өчен таучыклар һәм карусельләр урнаштырылачак, ә “Родина” Мәдәният сарае каршындагы мәйданга керү юлы – үзәк Ленин урамының җәяүлеләр йөри торган өлеше дә шулай ук матур итеп бизәләчәк. Инде хәзер үк Ленин урамы бәйрәмгә тулысынча әзерләнгән диярлек – йортларның алгы яклары һәм түбәләре, шулай ук юл кырыендагы чыршылар яңа ел гирляндалары белән бизәлгән.

31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә бәйрәм чаралары шәһәрнең өч мәйданында – “Родина” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда, “Мирный” микрорайонындагы А.Пушкин исемендәге 9нчы лицей янында һәм шәһәр күлендә узачак. “Мирный” микрорайонындагы 9нчы лицей янында да боз шугалагы уртасында чыршы урнаштыру күздә тотыла. Биредә мәйданның периметры буенча яктылык конструкцияләре, сәүдә рәтләре, балалар өчен ике уен комплексы, боз фигуралар калкып чыгачак. Оештыручыларның сүзләренә караганда, әлеге мәйдан яңа ел бәйрәмнәренә тамырдан үзгәреш кичерәчәк.

Шәһәр күлендә бәйрәм мәйданчыгын “Джумба” күңел ачу үзәге һәм төзелеп килүче музыка мәктәбе арасында урнаштырырга ниятлиләр. Биредә әкияти йортларга охшатып эшләнгән сәүдә рәтләре куелачак. Әлеге мәйданда яңа ел каникуллары вакытында балалар рәхәтләнеп ял итсен һәм күңел ачсын өчен таучыклар һәм әкияти фигуралар урын алачак.

Сәүдә рәтләре Тарихи-мәдәни мирас музее каршындагы мәйданда һәм Ленин урамының җәяүлеләр йөри торган өлешендә дә “үсеп” чыгачак. Горький исемендәге Мәдәният сарае янындагы мәйданда да зур булмаган бәйрәм шәһәрчеге төзү күздә тотыла. Яңа ел бәйрәмен “Серго исемендәге завод” җитештерү берләшмәсе” федераль дәүләт унитар предприятиесе, “Горький исемендәге завод” ачык акционерлык җәмгыяте, Яшел Үзән фанера заводы, Идел буе фанера-мебель комбинаты, төзелеш оешмалары, төзекләндерү комбинаты, “Горэлектросеть”, “Зеленодольск-Водоканал”, торак-коммуналь өлкәсе оешмалары, туклану һәм сәүдә предприятиеләре, шулай ук шәхси эшкуарлар оештыра.

Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов карары нигезендә, һәр предприятие, оешма, учреждение Яңа ел бәйрәм чараларын үткәрүдә актив катнашырга һәм биналар, төрле корылмаларның фасадларын, кибетләрнең витриналарын, шулай ук аларның якын-тирәсендәге территорияләрнең бәйрәмчә бизәлешен тәэмин итәргә тиеш.