Казанда “Метро һәм шәһәр транспорты” дигән темага балалар иҗат иткән рәсемнәр конкурсы старт алды

Казанда “Метро һәм шәһәр транспорты” дигән темага балалар иҗат иткән рәсемнәр конкурсы старт алды

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Яшь казанлылар балалар рәсемнәре конкурсында катнаша ала. “Метро һәм шәһәр транспорты” дигән темага багышланган әлеге конкурсны Казан мэриясе “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе белән берлектә оештырды.

Конкурска рәсемнәр 2008 елның 1 гыйнварына кадәр Эсперанто урамы, 8нче йорт, пропусклар бюросы адресы буенча кабул ителә. Рәсемдә баланың фамилиясе, исеме, яше, адресы һәм элемтәгә керү өчен телефоны күрсәтелергә тиеш. Конкурска 2008 елның 5 гыйнварында “Тукай мәйданы” станциясендә йомгак ясалачак. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр көтә.