Автошәһәрдә “Чаллы икмәге” ЯАҖ икмәк пешерүчеләрен хөрмәтләделәр

Автошәһәрдә “Чаллы икмәге” ЯАҖ икмәк пешерүчеләрен хөрмәтләделәр

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). 22 декабрьдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Чаллыда “Чаллы икмәге” ябык акционерлык җәмгыятенең 35 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналарда катнашты.

Тантаналы чара башланыр алдыннан парламент башлыгы һәм аны озатып йөрүче ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы секретаре Валентина Липужина, ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Александр Федоров, шулай ук Чаллы мэры Илдар Халиков “Чаллы икмәге” ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү мәйданнарында булды һәм тәүлегенә 20 тоннага кадәр кремлы эшләнмәләр чыгаручы “Тортугалия” кондитер фабрикасын ачуда катнашты.

Биредә җитештерү яңа технологияләрне кулланып гамәлгә ашырылачак, ул әзер продукциянең саклану вакытын сизелерлек арттырачак. Биредә урнаштырылган җиһазлар тортлар пешерү процессын гадиләштерергә һәм тизләтергә мөмкинлек бирә. Предприятиенең стратегик максаты – “Тортугалия” продукциясен федераль дәрәҗәгә чыгару.

“Бүген шәһәрдә яңа производство – Ауропаның иң яхшы җиһазлары һәм технологияләре нигезендә эшләүче яңа завод ачылды. Тагын 2-3 елдан ул төбәкнең әйдәп баручы предприятиесенә әвереләчәк һәм үзенең челтәрләрен Татарстанда гына түгел, ә аннан читтәге төбәкләрдә дә җәелдерәчәк”, - диде завод ачылышында катнашкан Чаллы мэры Илдар Халиков.

Татарстан парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, икмәк-күмәч продукциясен куллану кими барган шартларда “Чаллы икмәге” ЯАҖ базарга сыйфат ягыннан яңа продукция белән чыга. “Биредә кискен көндәшлек шартларында ассортимент, сыйфат һәм үтемле бәя буенча алга чыгучыларның гына җиңү яулаячагын яхшы аңлыйлаар”, - дип ассызыклады ул.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук предприятие директоры Рафаэль Юнысовның игътибарын ваклап сатуда шикәр диабеты белән авыручылар өчен кондитер продукциясенең булмавына юнәлтте. “Тортугалия” фабрикасы кондитерлары парламент башлыгын якын киләчәктә диабетиклар өчен продукциянең яңа төрен үзләштерә алачакларына ышандырды.

Үзенең юбилеен предприятие яхшы күрсәткечләр белән каршылый. Бүгенге көндә “Чаллы икмәге” ЯАҖ үз өлкәсендә әйдәп баручылардан исәпләнә. Предприятиедә 400дән артык төрдәге продукция эшләп чыгарыла. Компаниядә өч меңгә якын кеше хезмәт куя. “Чаллы икмәге” ЯАҖ үзе исә ябык технологик цикл предприятиесе санала, бөртекле культуралар игү белән шөгыльләнүче “Туган як” агрофирмасы да аның составына керә.

Юбилей уңаеннан Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында үткәрелгән тантаналы җыелышта парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Чаллы икмәк пешерүчеләре ирешкән уңышларны билгеләп үтеп кенә калмады, форсаттан файдаланып автошәһәрдә яшәүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән дә тәбрик итте.

“Үтеп баручы ел Чаллы өчен уңышлы булды. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә күп кенә социаль проблемалар хәл ителде. Сафка бастырыла торган торакның күләмнәре зур тәэсир калдыра. Чаллыда яшәүчеләр өчен елына 260 мең квадрат метр торак төзелә, шәһәрлеләр тулы канлы тормыш белән яшәсен өчен яңа объектлар барлыкка килә. “КАМАЗ” кебек эре предприятиеләр белән бергә кече һәм урта бизнес предприятиеләре дә шәһәрне үстерүгә үз өлешен кертә. Алар арасында “Чаллы икмәге” ЯАҖ дә бар”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин үзенең чыгышында.

Соңыннан Татарстан парламенты башлыгы “Чаллы икмәге” ЯАҖ генераль директоры Рафаэль Юнысовка республика Президентының истәлекле адресын һәм ТР Премьер-министры исеменнән сәламләү хатын тапшырды. Предприятие алдынгылары дәүләт бүләкләре алды.