Мөселманнар очрашуы

Мөселманнар очрашуы

(Төмән, 22 декабрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова.) Төмән шәһәренең «Кволити-отель» кунакханәсенең матбугат залында «Россия Ислам мирасы» хәрәкәте президиумы әгъзасы, Россия мөфтиләр Шурасының киңәшчесе Али-Вячеслав Полосин белән «Россия Ислам мирасы» хәрәкәте идарәсе рәисе урынбасары Шәүкәт Авясов төбәк мөселманнары белән очрашу үткәрделәр.

Али-Вячеслав әфәнде Полосин Россиядә Ислам диненең бүгенге хәле турында сөйләде, Исламга караш начар якка үзгәрүнең сәбәпләрен һәм ул куып кертелгән кризистан чыгу юлларын ачып күрсәтте. Хөкүмәтнең христиан диненә ярарга тырышуы, Россиядә төп диннәрнең берсе булган Исламга карата җәмгыятьтә тискәре караш тудырырга җирлек булган битарафлыгы, шик белән каравы, матбугат чараларының Ислам динен экстремизм, террорчылык белән тиңләп күрсәтергә тырышуы Россияне таркалу хәленә китерергә мөмкин, бу турыда ачыктан-ачык яңгыратып, хөкүмәт җитәкчеләре, Президент ишетерлек итеп әйтергә кирәк, диде ул. Президент Владимир Путин, Россия һәрвакыт Исламны яклаучы булды, дип әйтсә дә, чынбарлыкта алай түгел. Гомер бакый Россиядә яшәгән мөселманнар арасында ваһһабчылык юк, аның өчен җирлек тә юк, ә менә мөселманнар арасындагы ризасызлык тууга җирлек һәм сәбәпләр бар. Яшьләр арасында радикаль оешмаларга тартылу аларның рухи-мәдәни ихтыяҗлары канәгатьләндерелмәүдән килеп чыга, диде ул. Ул шулай ук Исламның Россиядә көчләп чукындыру чорында кичергән җәфаларының һәм Сталин репрессиясе елларында рәхимсез эзәрлекләнүләренең, гыйлемле дин әһелләренең тулысынча юкка чыгарылуының кайтавазы бүген дә динебезнең ачык ярасы булып тора, дип, дин әһелләрен халыкның традицияләре нигезендә тәрбияләнгән яшьләрне үз илебездә әзерләү кирәклегенә аерым басым ясады. Ислам байрагы астында туган террорчылык та, тынычлыкны, кеше хокукларын яклаучы Исламга сугышчан дин дип карау да наданлыктан, Исламны белмәүдән барлыкка килә. Хөкүмәт, җәмгыять белән Ислам дине арасында мөнәсәбәтләрне сәламәтләндерү өчен фәтвә төзеп, аны киң халык массасына җиткерергә, Россия күләмендә мөселманнарның корылтаен үткәреп, шунда фәтвәне кабул итәргә кирәк, дип аңлатты. Ул фәтвә, әгәр аны корылтай кабул итсә, Ислам диненең асылын, мөселманча яшәү рәвешен, хөкүмәтнең Исламга карата тиешле мөнәсәбәтен ачыклаган канун буларак, мөселман дөньясы белән хөкүмәт арасында килешү ролен үтәячәк, дип күрсәтте

А-В.Полосин.

Али-Вячеслав Полосин белән Шәүкәт Авясов Төмән мөселманнарының күптөрле сорауларына җавап бирделәр.