Түбән Камада балалар бакчасы тәрбиячесе киездән үзенчәлекле курчаклар тегә

Гөлкәй Вилданова бу эш белән алты-җиде ел элек шөгыльләнә башлаган.

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Түбән Каманың 12 нче балалар бакчасында киштәләрдә пластмасса уенчыклардан тыш, чүпрәк һәм киез уенчыклар да урын алган. Әлеге үзенчәлекле курчакларны тәрбияче Гөлкәй Вилданова тегә. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

Гөлкәй Вилданова бу эш белән алты-җиде ел элек шөгыльләнә башлаган.

«Башта мин мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем, балалар бакчасында инде 22 ел эшлим. Балаларга әкиятләр укыганда, шигырьләр сөйләгәндә, геройларны кулга алып, күрсәтәсе килә башлый. Сәнгать өлкәсендә белемем булмаса да, бу мине курчаклар тегүгә этәрде», — ди тәрбияче.

Аның коллекциясендә хәзер 20 дән артык киез курчак бар. Алга таба ул курчакларны тематик киемнәрдә ясарга уйлый. Оста куллы ханым уңышларга да ирешкән: узган ел буйлы курчаклар ясау бәйгесендә Гөлкәй Вилданова шәһәрдә беренче урын яулаган, диелә хәбәрдә.