Россиядә юкка чыгачак һөнәрләрне атадылар

Таксист, сатучы һәм йөкче һөнәрләренең юкка чыгу куркынычы аеруча зур.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Таксист, сатучы һәм йөкче һөнәрләренең яңа технологияләр барлыкка килү нәтиҗәсендә юкка чыгу куркынычы аеруча зур. Интернетны үстерү институты аналитиклары шулай дип белдерде. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.Белгечләр әйтүенчә, әлеге һөнәр ияләренә нык үсеш алган күзаллау һәм эшкә иҗади якын килү әллә ни кирәк түгел. Моннан тыш, алар катлаулы карарлар кабул итү ихтыяҗы белән дә сирәк очраша.«Кешенең иҗади һәм эмоциональ интеллекты җәлеп ителмәгән профессияләр (аларда эшнең күбесе механикага корылган) юкка чыгу куркынычы алдында тора», - дип искәртә аналитиклар.