Күп милләтле якшәмбе мәктәпләрендә укучылар фестиваленең Гран-при иясе билгеле

Гран-при дипломын Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин тапшырды.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Күп милләтле якшәмбе һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә укучылар фестваленең Гран-при иясе билгеле. Бүген җиңүчеләрне Татарстан халыкларының Дуслык йортында гала-концертта бүләкләделәр.Балтач районы Урта Көшкәт урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Инвожо» фольклор ансамбле иң югары бүләк Гран-прига лаек булды. Халык иҗаты номинациясендә чыгыш ясаган ансамбльнең җитәкчеләре — Виктор Камаев, Лилия Чирикова.Гран-при дипломын Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин тапшырды. «Республикада төрле халыкларның дус яшәвен күрдек. Халыклар тату яшәсен өчен бөтен нигезләр бар. Монда зур рольне укытучылар уйный. Алар балаларны тәрбияләп, халыклар мәдәниятләренә өлеш кертә», — диде ул.Илсур Һадиуллин респубикада бу фестивальнең традициягә әйләнүен әйтте. «Башлангыч сыйныф укучылары да иҗади сәләтләрен күрсәтә, призлы урыннар яулый. Бүген күмәк хезмәт җимешләрен татыйбыз. Балалар зур сәхнәләрдә чыгыш ясасын», — дигән теләктә калды.Фестиваль хореография, вокал, халык иҗаты номинацияләре буенча 1-4, 5-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында узган. 26 муниципаль районнан 1 меңнән артык 23 милләт укучысы иҗади сәләтен күрсәткән. Зональ этаплар Әлмәт, Яр Чаллы, Казанда үткән. Фестивальнең жюри рәисе — Татарстанның халык артисткасы Римма Ибраһимова.