Балалар тумыйча демография яхшырмый - «Шәһри Казан» газетасы

Әле 1991 елда гына Россия халык саны буенча 6нчы урында торса, 2050 елга ул 14нче баскычка ук тәгәрәячәк.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», «Шәһри Казан», Фәнис Мотыйгуллин). Әле 1991 елда гына Россия халык саны буенча 6нчы урында торса, 2050 елга ул 14нче баскычка ук тәгәрәячәк. Территория зур, халык аз, аның кимү сәбәпләре бик күп. Демографик хәл кискен дип чаң сугалар сугуын, әмма якын арада уңай якка үзгәреш буласына ышанып бетеп булмый.Кайбер белгечләр никах кору өчен иң кулае – 30-40 яшьләр тирәсе, ягъни укып бетереп, карьера ясап өлгергәч кенә дип исәпли. Әмма бөтен яктан да китереп бетереп булмый һәм бу яшьтә инде бала табарга соңгарак калына – бер, бик уңышлы булганда, икәү булырга мөмкин. Әле ул баланың да кайберсе гаиләдә түгел, ә читтә туа һәм тулы гаиләдә үсми. Бу юл белән барганда, демографик хәл уңай якка үзгәрмәячәк. Ә иртә никахлар бездә кыргыйлык дип санала – мөмкин булганча моңа каршы көрәш бара, кайберәүләр аны хәтта педофилия белән чагыштыра. Әмма ялгызлык, абортлар, контрацептиваларга каршы көрәш юк, киресенчә, алар хуплана һәм пропагандалана. Ә халыкны котыртып җибәрү өчен тегендә-монда булгалап торган очраклар да ярдәм итә – сирәк-мирәк кенә булса да ба­лигъ булмаган кыз бала үзеннән ике тапкыр диярлек олы яшьтәге ир-атка кияүгә чыгып куя. Төрле очрагы бардыр, әмма аларның бөтенесен дә начар дип карау һәм иң мөһиме – башкаларның тормышына тыкшыну дөресме? «Нигә хәерче үрчетергә?» – дип тә җибәрә кайберсе. Әйтерсең дипломнардан әрдәнә өеп куеп кына череп баеп бетте бөтенесе. Канун буенча тыелмаган, ә киресенчә, хуплана торган гамәл һәм дәүләттән ярдәм булганда, 18 яшькә чаклы булган никахларны начар дип карау да дөрес түгел. Ә демографик хәлне яхшыртуның төп ысулы – гаиләдә балаларның күбрәк булуы.Элек халык күп булган дибез, чөнки иртә никахларны тыю түгел, киресенчә, хупланган әле ул. Хәзер менә мөселман дөньясында шундый никахлар булган очракта халык гөжләп ала, ә христиан дөньясында да андый очраклар бик күп. VIII гасырда яшәгән Рим императоры Лев IIIнең чиркәү кагыйдәләренә керткән үзгәртүләре буенча, ир-егетләргә – 15, кызларга 13 яшьтән никахлы булырга рөхсәт ителгән. Россия Синоды бу кагыйдәләрне XIX гасырда 18 һәм 16 яшькә үзгәрткән. Александр Невский, мәсәлән, 18 яшендә 16 яшьлек кызга өйләнгән, әмма ул кыз инде «утырып калганнардан» саналган. Берничә гасыр соңрак 17-18 яшьлек хатын-кызларның күпчелегенең берничә баласы булган. Мондый очракта демографик куркыныч берничек тә янамаган шул. Ул заманнарда тормышның бөтен очрагы өчен дә «акыллы» киңәш биреп торучы социаль челтәрләр булмагангадыр инде.Бу очракта «Ә андый гаиләләр ничек һәм нәрсәгә яши?» дигән урынлы сорау туа: әле бит белемнәре дә, кулга тотып алырлык һөнәрләре дә юк. Шуның өстенә берничә ыштансызны ашатасы да бар. Бу хакта уйланып, демографик хәл турында кайгыручыларның тәкъдимнәре дә бар: торак арендалаган очракта, бер бала тугач – 25, ике бала булганда – 50, өч бала – 75, ә дүрт һәм аннан да күбрәк булганда, 100 процент компенсация түләнергә тиеш дип исәпли. Шуңа өстәп, бала балигълык яшенә җиткәнче ананың хезмәт стажына язылырга тиеш дигән тәкъдимнәр дә яңгырый, ялгыз ата белән дә шулай ук. Инде бөтенләй үк фантастик уйларга бирелсәк, өч бала тәрбияләүче ана эшләүче хатын-кызга караганда күбрәк акча алырга тиеш диючеләр бар. Мөмкинлекләрдән чыгып уйлансаң, бу, әлбәттә, фантастика түгел, чөнки табигый ресурсларга бик бай булган илдә яшибез. Ә менә бер кирәкмәгән шоулар, шикле проектларга күпләп түгелгән акчаларны күздә тотсаң һәм шулар арасына илнең киләчәге булган балалар турында кайгырту өчен миллионнар агылыр дип көтсәң – бу, әлбәттә, фантастика булачак. Иң җиңеле – демографик хәл кискен дип утыру, бер төркем галимнәрнең фикер алышуы, статистларның төгәл саннарны исәпләүләре. Әмма моңа карап кына халык саны артып китмәячәк. Шуларны уйлаптыр, күрәсең, яшь буын гаилә корырга да, бала табарга да ашыкмый. Дипломнарын әрдәнә итеп өеп куеп, бер башым да бер битем дип, дөнья «рәхәтен» күрә. Әлегә демографик хәл яхшырыр дип хыялланасы гына кала, 2050 елда буласы 14нче урын соңгы чик түгел.