22 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләнде, ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасында җиңүче хаҗга барачак.
“Ак Барс” хоккейчылары Нур-Солтан шәһәрендә җиңү яулады / “Ак Барс”ның яңа уенчысы беренче матчында 3 пасы һәм 1 голы белән 4 очко җыйды.Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгының ведомство медале белән бүләкләнде / Мәскәүдә фәнни-гамәли конференция кысаларында башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм оешмалар вәкилләрен хөрмәтләделәр.ТАССР дәүләт комитетының элеккеге рәисе Габделхак Гыйләҗев вафат / Татарстан җитәкчелеге мәрхүм дәүләт эшлеклесенең туганнарының кайгысын уртаклашты.Ислам фәннәре һәм гарәп теле олимпиадасында җиңүче шәкерт хаҗга юллама отты / Диния нәзарәте беренче урын алучыларга айпадлар, икенчегә — ноутбуклар, өченчегә — мобиль телефоннар тапшырды.Кремльдә Равил Гайнетдингә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орденын тапшырдылар / Равил Гайнетдин үзенең һәм хезмәттәшләренең – Россия имамнары һәм мөфтиләренең эшчәнлегенә югары бәя биргән өчен Россия Президентына рәхмәт белдерде.Айдар Сәлимгәрәев: Татар дәүләт газетасының да, шәхси газетаның да проблемалары уртак / Журналистлар берлегендә татар матбугатының киләчәге турында сөйләштеләр.Йолдыз Миңнуллина әсәренә куелган «Өтүкән» перформансы «Һөнәр» фестивалендә катнаша / Перформансның режиссеры - Нурбәк Батулла.Рәдиф Җамалетдинов: Соңгы утыз елда милләт, тел сәясәте өлкәсендә эш нәтиҗәле булды / Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләре, телләре үсеше өчен мохит булдырылды дип саный.Күп милләтле якшәмбе мәктәпләрендә укучылар фестиваленең Гран-при иясе билгеле / Гран-при дипломын Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин тапшырды.Фәрит Мөхәммәтшин очучылар Йосыпов һәм Мурзинны дәүләт бүләкләренә лаек булуы белән котлады / Владимир Путин Кремльдә пилотларга Россия Герое йолдызларын тапшырды.Этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары фестиваленең җиңүчеләре бүләкләнде / Рафис Борһанов мондый фестивальләр янәшә яшәүче милләтләрне яхшырак аңларга ярдәм иткәнен әйтте.