news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанстат: Һәр исәпкә алу участогына көнгә якынча 45 кеше килә

Татарстан муниципалитетларында исәпкә алу буенча барлыгы 430 стационар участок эшли, тагын 58е күп функцияле үзәкләрдә ачылды.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның һәр исәпкә алу участогына көн саен якынча 45 кеше килә. Бу республика буенча уртача күрсәткеч. Кагыйдә буларак, участокка килүчеләр - өлкән буын кешеләре. Бу хакта бүген Татарстанстат хәбәр итте.

«15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Татарстанда стационар исәпкә алу участоклары эшли, анда исәпкә алуда катнашу яки интернет-исәпкә алу узуны раслау өчен үз өендә исәпкә алучы белән очрашырга теләге булмаган һәр кеше килергә мөмкин», - дип искәрттеләр ведомствода.

Татарстан муниципалитетларында барлыгы 430 стационар исәпкә алу участогы эшли, тагын 58е күп функцияле үзәкләрдә ачылды. Кешеләр уңайлы булсын өчен йорт яки эш янындагы участоны сайлый ала.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче көнне үк анда РФ Президенты Владимир Путин онлайн катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100