news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә төзелеп бетмәгән индустриаль парк буенча экскурсия узачак

Килүчеләргә планнар һәм концепцияләр турында сөйләячәкләр, сорауларына җавап бирәчәкләр.

Әлмәттә төзелеп бетмәгән индустриаль парк буенча экскурсия узачак
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 22 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә яңа скейт- парк төзелеше бара. 23 октябрьдә төзелеп бетмәгән индустриаль парк буенча экскурсия оештырылачак, килүчеләргә планнар һәм концепцияләр турында сөйләячәкләр, сорауларга җавап бирәчәкләр.

Очрашуда бөтен көньяк-көнчыгыштан райдерлар да (спортчы, машина узышларында катнашучылар) катнашачак. Алар Әлмәт урамнары буйлап йөрүләрен видеога төшереп җибәргәннәр — иң яхшы эшләр өчен бүләкләр каралган. Жюрида — Россия экстрим-спортында зур уңышларга ирешкән спортчылар.  


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100