news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Гуманлы педагогика үзәге» вәкиллеге ачылды

Вәкиллекнең җитәкчесе итеп «1нче лицей-интернат» директоры Райнур Хәмидуллин билгеләнде.

Әлмәттә «Гуманлы педагогика үзәге» вәкиллеге ачылды
Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

(Әлмәт, 22 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт муниципаль районының «1 нче Лицей-интернат» гомуми белем бирү учреждениесе базасында «Гуманлы педагогика үзәге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының төбәк бүлеге ачылды.

Чара Әлмәт районы мәгариф учреждениеләре педагоглары һәм җитәкчеләре өчен булган семинар-практикум кысаларында узды. Вәкиллекнең җитәкчесе итеп «1нче лицей-интернат» директоры Райнур Хәмидуллин билгеләнде. Теркәлү турындагы таныклыкны «Халыкара гуманлы педагогика үзәге» иҗтимагый берләшмәләре ассоциациясе вице-президенты Марина Шишова тапшырды.

«Гуманлы педагогика классик рухи-фәлсәфи, педагогик һәм психологик мирас принципларына һәм идеяләренә нигезләнә, аңа нигез салучылар — Макаренко, Ушинский, Монтессори, Шалва Амонашвили һәм башкалар. Аның нигезендә баланы белем һәм тәрбияләүгә гуманлы-шәхси якын килү ята. Балалар яраталар, тыңлыйлар, аңлыйлар, гармонияле һәм иҗади кешеләр булып үсәләр», — диде ул.

Гуманлы педагогика үзәгенең Әлмәт вәкиллеге Татарстанның көньяк-көнчыгыш мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең тәҗрибә уртаклашу һәм үз-үзләрен үстерү өчен семинарлар, конференцияләр һәм башка очрашулары уздыру базасы булачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100