news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр катнашында түгәрәк өстәл булды

Бүгенге көндә Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче 22 гаиләдә — 40 бала, 32 опекун гаиләдә 39 бала тәрбияләнә.

Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче гаиләләр катнашында түгәрәк өстәл булды
Ризилә Корбанова

(Кукмара, 22 октябрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Район Советы бинасында тәрбиягә бала алып үстерүче әти-әниләр катнашында түгәрәк өстәл үткәрелде. Бүгенге көндә Кукмарада тәрбиягә бала алып үстерүче 22 гаиләдә — 40 бала, 32 опекун гаиләдә 39 бала тәрбияләнә.

«Бүгенге чарада катнашучылар — безнең иң актив, тәҗрибәле әти-әниләр. Алар инде озак еллар шушы җаваплы вазифаны башкара. Кайберләре хәтта берничә баланы олы тормыш юлына бастырды. Билгеле бу җиңел юл түгел, анда шатлык-сөенечләр генә түгел, борчулар да күп булгандыр. Тик күмәк көч белән без аны җиңә барабыз. Бик зур рәхмәт сезгә», — диде Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Нурзидә Гаптелганиева.

«Чит баланы гаиләгә алу — бик җаваплы эш. Син аны олы тормыш юлына әзерләргә тиеш. Монда әти-әниләрнең бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшәве зур роль уйный. Балалар гаилә кыйммәтләрен белеп үсәргә тиеш, дип уйлыйм, — диде районда эшләп килүче «Игелекле» клубы рәисе Роза Шәйфетдинова.

«Опекун гаиләләрнең һәрберсенең үз асыл ягы, үзенчәлекләре бар, һәм алар барысы да хөрмәткә лаек. Дини, хезмәт тәрбиясенә игътибар бирәләр, балаларны укыталар, төрле чараларда актив катнашалар. Иң мөһиме — әлеге гаиләләрдә балалар үзләрен бәхетле итеп хис итә», — дип сөйләде ул.

Роза ханым белән Владимир Шәйфетдиновларның бу өлкәдә тәҗрибәләре зур. Алар тәрбиягә беренче балаларын 2010 елда алган булганнар. Бүгенге көндә дә дүрт бала үстерәләр.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100