news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда коронавирустан вакцинация пунктларында волонтерлар эшләячәк

Алар вакцинация узган шәһәр халкының реестрын тутырырга ярдәм итәчәк.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Казанда коронавирустан вакцина ясау пунктларында эшләргә волонтерларны җәлеп итәргә телиләр.

Алар вакцинация узган шәһәр халкының реестрын тутырырга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә ТР башкаласы мэриясе матбугат хезмәте.

Ирекле ярдәмчеләр ике сменада — иртәнге тугыздан көндезге сәгать бергә кадәр, сәгать бердән кичке бишкә кадәр эшләячәк. Ике атна дәвамында һәр көнне эшләргә кирәк була.

Волонтерларга ПК офис программаларыннан файдалана белү кирәк. Укыту каралган. Эшкә, өлкән яшьтәге кешеләрдән тыш, балигъ булганнар гына кертелә.

Эшкә +7(842)237-51-51 телефоны (Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты) буенча язылырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100