Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Белгечләр «югалган» пенсияне кире кайтару ысулы турында аңлатты
Стажны раслау өчен теләсә нинди документ кулланырга мөмкин.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Узган гасырның туксанынчы елларында эш стажы турында документларын югалткан һәм бүген аз күләмдә пенсия алучы россиялеләрнең түләүләрне арттыру мөмкинлеге бар.
Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб Ura.ru порталына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Узган гасырның 90нчы елларында күп кенә эшкуарлар документларны юк итте. Шуның аркасында гражданнарның эш стажы теркәлмәгән, нәтиҗәдә аларга пенсия аз түләнә.
«Россия Пенсия фонды, гадел хөкем органы карары буенча, пенсияне тармактагы уртача хезмәт хакы нигезендә исәпләячәк, пенсия балларын, стажны да исәпкә алачак», — дип белдерде парламентарий.
Бессараб сүзләренчә, стажны раслау өчен теләсә нинди документ кулланырга мөмкин. Аерым алганда, суд кешенең хезмәттәшләренең дәлилләрен дә игътибарга ала.
2022 елда Россиядә иминият пенсияләре — 5,9 процентка (1 гыйнвардан), социаль һәм дәүләт пенсияләре, пенсионерның яшәү минимумы индексы арту нигезендә, 7,7 процентка (1 апрельдән) индексацияләнәчәге билгеле булган иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз