news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Баш санитар табиб Татарстанның эшләми торган ял көннәренә алдан китмәү сәбәбен әйтте

«Мәҗбүри вакцинация турындагы 960нчы карарда язылганнарның барысы да үтәлсә, бүген без хәл начараю куркынычын күрмибез», - диде Марина Патяшина.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан хакимиятенең эшләми торган ял көннәренә вакытыннан алда китүдән баш тартуының сәбәбен атады.

«Бүгенге көндә Татарстанда Россия Федерациясе субъектлары арасында иң катгый чаралар кертелгән. Мәҗбүри вакцинация турындагы 960нчы карарда язылганнарның барысы да үтәлсә, бүген без хәл начараю куркынычын күрмибез», - диде республиканың баш санитар табибы.

Патяшина сүзләренчә, өстәмә эшләми торган көннәр кирәклеге юк. Шул ук вакытта ул соңгы өч атнада Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыру очракларының артуы күзәтелә, дип белдерде.

20 октябрьдә Президент Владимир Путин, яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймас өчен, бөтен Россия буенча хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәрне кертте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб кабул иткән карар нигезендә, республикада эшләми торган көннәр күпчелек төбәкләрдәге кебек үк башланачак һәм шул кадәр дәвам итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100