news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Тәтеш районына «Каз өмәсе»нә җыелды

Өмә борынгы йолаларыбызны яңадан халыкка кайтару максаты белән оештырыла.

«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары Тәтеш районына «Каз өмәсе»нә җыелды
https://www.instagram.com/emet73tat/

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Тәтеш районы Келәш авылында Римма Сафиуллова җитәкчелегендәге «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы әгъзалары «Каз өмәсе» үткәрделәр.

«Өмет» газетасының инстаграм сәхифәсендә хәбәр ителгәнчә, өмә борынгы йолаларыбызны яңадан халыкка кайтару максаты белән оештырыла.

Келәшлеләр әлеге чарага ныклап әзерләнгәннәр. Өлкәннәр казларны суеп чистарткан арада яшь кызлар каз каурыйларын үреп тә куйды. Уңган хуҗабикә мичтә пешкән коймакларны кай арада майлап та өлгергән?! Соңыннан яшь киленнәр казларны кизләүдә чайкап та кайтты.

Бәйрәмдә мәртәбәле кунаклар — «Ак калфак» Бөтендөнья иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, күрше Яшел Үзән, Чүпрәле, Кайбыч районнары һәм Ульяновск «Ак калфак» әгъзалары да катнашты.

Бәйрәм район мәдәният йортында дәвам итте. Бүгенге көндә актуаль булган Халык санын алу мәсьәләсен дә читләтеп үтмәделәр. Кадрия Идрисова Тәтәш районы «Ак калфак» оешмасы рәисе Римма Сафиулловага башкарган эшләре өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100