Татарстан синоптиклары яңгыр һәм томан турында кисәтә

Төнлә республика территориясендә нольгә кадәр салкын булырга мөмкин.

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 23 октябрьдә, төнлә һәм иртән Татарстанның аерым районнарында томан төшәчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көндез республика буенча урыны белән бераз яңгыр явачак. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.

Төнлә ноль градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез һава 7-12 градуска кадәр җылыначак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак, ә иң салкыны – төньяк-көнчыгышта булачак.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, Татарстанда чагыштырмача җылы һава торышы атна ахырына кадәр сакланачак.