СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан Казанда махсус акциягә әзерлек бара

Чарада ВИЧ-инфекциягә аноним һәм бушлай тикшерү булачак.

(Казан, 21 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 1 декабрьдә бөтен дөньяда СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Казанда 30 ноябрьдә профилактик чара уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә СПИД һәм йогышлы авыруларны кисәтү һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәгенең профилактика бүлеге мөдире – табиб-эпидемиолог Лилия Мөхәммәтҗанова әйтте.

Ул СПИДка каршы көрәш көненең Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе карарлары нигезендә, 30 елдан артык үткәрелүен искәртте. Ел саен РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, Социаль-мәдәни инициативалар фонды “СТОП ВИЧ/СПИД” бөтенроссия акциясен оештыра.

Акциянең төп максаты – ВИЧ-инфекция һәм СПИД проблемасына игътибар җәлеп итү, ВИЧны вакытында ачыклау, дәвалау, кисәтү алымнары турында төгәл мәгълүмат җиткерү, халыкта җаваплы караш тәрбияләү.

Акциягә, гадәттәгечә, Татарстан да кушыла. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, республиканың СПИДка каршы көрәш үзәге махсус интерактив мәйданчыкта геймификация (уен белән бәйле) элементлары белән киңкүләм профилактик чара уздырырга ниятли. “Конкурслар оештырылачак, призлар да әзерләнгән”, - диде Лилия Мөхәммәтҗанова.

Чарада ВИЧ-инфекциягә аноним һәм бушлай тикшерү булачак. СПИД үзәге белгечләреннән консультация алырга мөмкин. Казан – Әлмәт – Яр Чаллы шәһәрләре арасында телемост үткәреләчәк.

Чара 30 ноябрьдә “Южный” сәүдә үзәгендә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.