22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Бельгия хатын-кызларын татар милли кухнясы шедеврлары белән таныштырдылар. Россия Герое Дамир Йосыпов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнаша.

Россия Герое Дамир Йосыпов «Мәскәү – Татарстан күпере» форумында катнаша / «Мәскәү – Татарстан күпере» форумы 9 ноябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак. 

Азнакай районының элекке башлыгы Әнәс Исхаков вафат / Ул 2004 елдан Азнакайның мактаулы гражданины иде. 

Азнакай районының элекке башлыгы Әнәс Исхаков вафат

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/22/195716/

Быел “Теләче” һәм “Саба” сәнәгать паркларының инфраструктурасы яхшыртыла / Фәрит Габделганиев 2019 елда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм турында сөйләде.

Бельгия хатын-кызларын татар милли кухнясы шедеврлары белән таныштырдылар / Tatars in Belgium иҗтимагый оешмасы активистлары кулинария осталыгы һәм камыр ризыклары әзерләү буенча дәрес үткәрде.



Казанда «кояшлы» балалар катнашында мода күрсәтү узачак / Чара кысаларында “кояшлы дефиле”, балаларның иҗади чыгышлары, фотосессия, «Ак барс» хоккей командасы уенчылары белән автограф-сессия планлаштырыла.

«Агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» бәйгесенә гаризалар кабул ителә / Бәйгедә һөнәри белеме һәм үз һөнәре буенча кимендә өч еллык эш стажы булган авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре катнаша ала.

Искешәһәрдә диктантны 125 ел элек күченеп киткән татарларның оныклары язган / “Татарча диктант” акциясендә катнашкан буын, бабайларының телләрен саклап, мәдәни чарада бары тик татар телендә генә сөйләшкән.

Кариев театры яңа спектаклен кием элгечләре янында уйнаячак / “Сәлам, Актәпи!” спектакленең премьерасы 26, 27 октябрь көннәрендә булачак.

Татарстанда атна ахырына кадәр җылы һава торышы саклана / Республика территориясендә ныклы явым-төшемнәр булу ихтималы аз.

Татарстан мөфтие “Татарлар” тапшыруында кунакта булды / Әңгәмәнең беренче минутларыннан сүз Коръән мәгънәләренең татар теленә тәрҗемәсе хакында барды.