“Татар-информ”да күз авырулары һәм сыйфатлы диагностика турында сөйләячәкләр

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Иртәгә, 23 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе Бөтендөнья күз күреме көне кысларында күз авырулары һәм сыйфатлы диагностикага багышлана.

Матбугат конференциясендә Республика клиник офтальмология хастаханәсе баш табибы, Татарстанның штаттан тыш баш офтальмологы, Казан дәүләт медицина университетының офтальмология кафедрасы җитәкчесе Айдар Әмиров катнаша.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кеше видеога шәрехләрдә кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә гаммәви матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша башкарыла.