Пенсионерлар Болгарда спартакиадада катнашкан

Спартакиада программасына туп белән күнегүләр, пневматик винтовкадан ату һәм башка ярышлар кергән.

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ"). Болгарда ветераннар оешмасы тәкъдиме белән оештырылган беренче район спартакиадасында Ким авыл җирлеге өлкәннәре командасы җиңүче булып табылган. Бу хакта Спас районының “Яңа тормыш” газетасы хәбәр итә.

Команда кубок, катнашучылар – медаль һәм грамоталар белән бүләкләнә. Чара сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган.

Спартакиада кысаларында ГТО нормаларын тапшыру барган, биредә районның ветеран оешмаларыннан 18 команда катнашкан.

Икенче урынны Технология тармагы техникумы, өченче урынны Никольский авыл җирлеге командалары яулаган. Аларга да шулай ук бүләкләр тапшырылган.