Азнакай мәдәният хезмәткәрләре Расиха чишмәсе буен чистарттылар

Шулай ук сәламәт тормышны алга сөрүче флешмоб үткәрделәр.

(Азнакай, 22 октябрь↨, "Татар-информ", "Маяк"). Азнакай мәдәният хезмәткәрләре Расиха чишмәсе буен чистарттылар, дип яза җирле басма.

“Чисталык – сәламәтлекнең нигезе!” дигән шигарь астында шәһәр-район Мәдәният йорты хезмәткәрләре экологик өмә уздырдылар. “Без табигать балалары” дигән акция оештырып, алар Мәнәвездәге Расиха чишмәсе буен чүп-чардан чистарттылар. Шулай ук сәламәт тормышны алга сөрүче флешмоб үткәрделәр.