22 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Salaam bazaar хәләл продукция базары эшли башлады, "Урман күле" форумы делегатлары Рушан хәзрәт Аббясов белән очрашты.

"Хайп мәктәбе"нә язылу ахырына якынлаша/ "Хайп мәктәбе" - Шаяннар Тапкырлар Клубы оешмасының яңа проекты.

Мөмкинлекләр чиклелеге сәнгатьтә барьер була алмый – Гөлүсә Шаһбан/ Закир Шаһбан Төркиядә узган Халыкара барьерсыз сәнгать фестиваленнән кайтты.

Соңгы вакытта бара торган руслашу, телебезне югалту мине бик борчый - Таһир Һадиев/ Депутат телгә булган мөнәсәбәтен белдерде.

“Бәрмәнчек” концерты: Нагайбәк кадриле, чабаталы стэп һәм гөслә белән бас-гитара/ “Бәрмәнчек” фольклор коллективының сезон ачылу концертын “Татар-информ” онлайн күрсәтергә җыена.

"Урман күле" форумы делегатлары Рушан хәзрәт Аббясов белән очрашты/ Россия мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары яшьләрнең бергә җыелуын үсү мөмкинчелеге дип атады.

Мәскәүдә Хәния Фәрхи истәлегенә концерт була/ Җырчының популяр җырларын иҗатташ дуслары: Ренат ИбраҺимов, Рәсим Низамов, Хәмдүнә Тимергалиева һәм башка танылган артистлар башкарачак.

"Урман күле" форумы делегаты Наилә Айдуллина: Бер генә кеше күпне эшли алмый/ Мәскәү һәм Россиянең башка төбәкләреннән 40ка якын татар яшьләре "Урман күле" форумына җыелды.

Туган телен белмәгән татарлар да татар телен саклап калырга тырыша - Радик Мусин/ Мин читкә киткәч, татарлыкны сагына һәм урамда, метрода йөргәндә татар йөзләрен эзли башладым, ди Мәскәү өлкәсендә узган "Урман күле" форумы делегаты.

Казанда Salaam bazaar хәләл продукция базары эшли башлады/ Ике көн дәвам итәчәк базарда 2000ләп кунак булыр дип көтелә.