Йөзләгән казанлы йөрәген тикшертте

Аларга 100гә якын медицина хезмәткәре хезмәт күрсәтә

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Бүген иртәдән бирле Казанның “Баскет холл” бинасы кече залына йөрәкне тикшертү акциясенә кеше агыла.
 Бу чараны тантаналы рәвештә ачуда дәрәҗәле кунаклар - ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков, РФ Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Олег Морозов, РФ Дәүләт Думасы сәламәтлекне саклау комитеты рәисе урынбасары Николай Герасименко, “Бердәм Россия” партиясенең “Сәламәт йөрәкләр” проекты җитәкчесе, Бөтенроссия кардиологлар фәнни җәмгыяте президенты, академик Рафаэль Оганов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов катнашты.
 Илдар Халиков акциядә катнашучылар алдында чыгыш ясаганда, бирегә килүчеләр гомерләрен озынайту мөмкинлеге алды диде. “Бүген бирегә килгәнбез икән, 1 елга күбрәк яшәчәкбез, табиб киңәшләрен дә ишетүчеләр 5 ел һәм 10 елга күбрәк яшәргә мөмкин. Барысы да бер көн, акция үткәрелү нәтиҗәсендә”, - дип билгеләп үтте ул.
ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы ассызыклаганча, кеше гомереннән дә кадерлерәк нәрсә юк.
Илдар Халиков акцияне оештыручыларга, бигрәк тә ял көннәрендә бирегә килеп, гражданнарга йөрәкләрен сакларга ярдәм иткән табибларга рәхмәт сүзләре белдерде.
Олег Морозов акцияне ун меңләгән кешенең гомерен саклаучы проект дип атады.
Николай Герасименко үз чиратында бирегә килүчеләргә күбрәк елмаегыз, чөнки елмаю гомерне озынайта дип киңәш итте.
Чараны ачканнан соң түрәләр дә сәламәтлекләрен тикшертте.
Әлеге акция өч ел дәвамында Бөтенроссия кардиологларының фәнни җәмгыяте һәм “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә оештырыла. Әлеге акцияләр Россиянең 23 шәһәрендә узды, Казан 24нче. Бүген татарстанлылар йөрәкләрен 16 сәгатькә кадәр тикшертә ала. Акциядә 100гә якын медицина хезмәткәре хезмәт күрсәтә.