ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә авария хәлендәге йортта яшәүче гражданнарны күчерү программасы буенча фикерләштеләр

И.Халиков ТР төзелеш министрлыгына 2012 елда авария хәлендәге торактан гражданнарны күчерү программасында катнашу өчен муниципалитетлардан заявка җыюны йөкләде

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә авария хәлендәге торак йортта яшәүче гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасын гамәлгә ашыру хакында фикер алыштылар. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов белдерүенчә, Программаны гамәлгә ашыру кысаларында 111 күп фатирлы йорттан 1544 гражданны күчерү планлаштырыла.
 Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды идарәсе тарафыннан авария хәлендәге торак йортта яшәүче гражданнарны күчерү буенча республика адреслы программасына кертелгән үзгәрешләр хупланган.
 Хәзерге вакытта гражданнарны күчерү буенча өстәмә программаны формалаштыру тәмамлана, анда 22 муниципаль берәмлек катнашырга ниятли, дип билгеләп үтте докладчы.