Ноябрьдә ТРда Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга федераль субсидия күчерелү көтелә

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга җитди игътибар бирелергә тиеш дип ассызыклады Илдар Халиков

(Казан, 22 октябрь, "Татар-информ", Алия Җамалиева). Ноябрьдә республикага Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга федераль субсидиядәнең чираттагы траншы күчерелү көтелә. Бу хакта торак төзелеше һәм файдалануга тапшыру, Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортта яшәүче гражданнарны күчерү буенча адреслы программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов белдерде. Киңәшмәне ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Илдар Халиков алып барды.
Фәрит Хәнифов белдерүенчә, 1084 Бөек Ватан сугышы ветераны өчен транш күләме 1 млрд. 44 млн. сум тәшкил итә. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин ветераннарның торак шартларын яхшырту өчен бу акча гына җитмәячәк, дип белдерде. Бу мәсьәлә акча күчү процессында хәл ителәчәк. “Әлеге мәсьәлә быел хәл ителер дип ышанабыз”, - диде министр.
2011-2012 елларда Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча 586 ветеран өчен гомуми мәйданы 28,4 мең кв. метрлы 690 фатирлы 137 йорт файдалануга тапшыру зарур. 2011 елның 21 октябренә булган мәгълүматлар буенча Татарстан Республикасында 185 ветеран өчен гомуми мәйданы 9,5 мең кв. метрлы 204 фатирлы 79 торак йорт файдалануга тапшырылган, дип искәртте Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.
 Бүген киңәшмәдә Илдар Халиков республика районнары башлыклары игътибарын Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга җитди игътибар бирелергә тиешлегенә юнәлтте.