Казан аэропорты миллиончы пассажирын хөрмәтләде

Ул - Россия һәм дөнья буенча еш сәяхәт итүче казанлы Анна Антонова

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Бүген “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖндә ел башыннан алып йөргән миллиончы пассажирын хөрмәтләде. Ул - Россия һәм дөнья буенча еш сәяхәт итүче казанлы Анна Антонова.
А.Антотова – фотограф. Ул тема эзләү өчен еш кына Россиядән читкә чыга. Бу юлы ул “Аэрофлот” авиакомпаниясе рейсы белән Мәскәүдән кайткан. Судно Казанга кайтырга һавага күтәрелгәч, корабль командиры салоннарның берсендә миллиончы пассажир булуын игълан иткән. Әмма 22 яшьлек Анна йоклау сәбәпле, берни ишетмәгән.
Ул Казан аэропортының миллионынчы пассажиры хакында кичә апасы җибәргән SMS-хәбәрдән белгән, әмма артык игътибарга алмаган.
Һава судносы 9.45 сәгатьтә Казан аэропортына төшкәч, бу чараны кырыйдан күзәткән, әмма үз исемен ишетүгә нык куанган.
Шарлар белән бизәлгән самолет трапы янында миллиончы пассажирны “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ генераль директоры урынбасары Михаил Кондратьев, аэропортның коммерция директоры Илдус Хәкимов һәм авикомпания вәкилләре каршы алган.
 Аэропорт вәкилләре Аннага чәчәк, ноутбук һәм бизнес-терминалның VIP-залында еллык хезмәт күрсәтүгә сертификат тапшырган. Авикомпания хезмәткәрләре үз бүләкләрен биргән.
 29 октябрьдә Аннаның туган көне булуын билгеләп үтәргә кирәк. Шулай итеп авиаторлар аны беренче булып котлады дияргә мөмкин.