Соңгы атна эчендә Татарстанда 20 кеше дару препаратларын кулланып агуланган

Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 15-21 октябрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 71 очрагы теркәлгән

(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Токсикологик мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, 15-21 октябрь көннәрендә Татарстанда химик матдәләр белән агулануның 71 очрагы теркәлгән. Алар арасыннан 27 кеше – исерткеч эчемлекләр һәм ялган аракы, 3 кеше – наркотиклар, 20 кеше - дару препаратларын, 19 кеше башка матдәләр кулланып агуланган.
Химик матдәләр белән агуланучылар арасында 40 ир-ат һәм 31 хатын-кыз, шул исәптән 10 бала һәм яшүсмер булган. 11 кеше агуланып үлгән, дип хәбәр итә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте.