Казанда 6 меңнән артык кеше ОРВИ белән йогышланган

15-21 октябрь көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 10 мең 618 кешедә теркәлгән

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). 15-21 октябрь көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 10 мең 618 кешедә теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 меңгә 42не тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, йогышланган кешеләр саны 0,9 процентка арткан.
Казанда исә бу көннәрендә инфекцияләр белән йогышлануның 6337 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 1,34 процентка кимрәк. 5759 кешенең ОРВИ белән йогышлануы күзәтелгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 0,42 процентка кимрәк һәм эпидемия бусагасыннан 17,62 процентка түбәнрәк. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.