Кагыйдәләрне сакламау кыйммәткә төшә

Азнакай шәһәре прокуратурасы капиталь төзекләндерү үткәргәндә хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре закончалыкларының сакланышын тикшерде

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Азнакай шәһәре прокуратурасы төзелеш, үзгәртеп кору һәм объектларга капиталь төзекләндерүгә күзәтчелек буенча көньяк-көнчыгыш территориаль орган белгечләре белән берлектә район һәм шәһәр торак йортларына капиталь төзекләндерү уздырганда хезмәт һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре закончалыкларының сакланышын тикшерде. Бу хакта “Маяк” хәбәрчеләре яза.
Тикшерү барышында күпсанлы тәртип бозулар, шул исәптән: эш урыннарының янгын сүндерү чаралары белән тәэмин ителмәве, санитар-көнкүреш бинасында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең сакланмавы, эшләрне башкаруга наряд-рөхсәт булмау, янгын куркынычсызлыгы өчен җаваплы кешеләр булмау, төзелеш объектларының вакыты чыккан янгын сүндергечләр белән җиһазландырылуы һәм башкалар ачыкланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча 30 җаваплы кешегә карата КоАПның 5,27 маддәсе 1 нче бүлегендә каралган хокук бозулар өчен эш кузгатылды. Барлык җаваплы кешеләр дә 5 мең сумнан алып 10 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылды.