“Кадрлар резервы”нда катнашучылар “Ватан” спорт комплексы территориясен яшелләндерә

Иртәгә бирегә 100 пирамидаль тополь утыртылачак

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). Башкаланың “Ватан” спорт комплексы территориясен 100 пирамидаль тополь бизәячәк. Иртәгә “Кадрлар резервы” проектында катнашучылар биредә тирәкләр утыртачак.
“Кадрлар резервы”нда катнашучыларның берсе, акцияне оештыручы Сергей Новиков сүзләренә караганда, спорт комплексы территориясе тирәсе төзүчеләр тарафыннан нык чүпләнгән. Шуңа күрә резервистлар башта территорияне чүп-чардан арындырачак, аннан соң аллея утыртуга керешәчәк. Киләсе язда бу территориядә казанлылар өчен сквер ясалачак. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.