Хатка җавап көтегез

Мамадышта шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне махсус кенәгәләргә генә түгел, “Халык почтасы” тартмаларына да язып салырга була

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Мамадыш муниципаль районында яшәүчеләр моннан соң шикаятьләрне һәм тәкъдимнәрне махсус кенәгәләргә генә түгел, “Халык почтасы” тартмаларына да язып сала ала, дип хәбәр итә “Нократ” хәбәрчеләре.
Район башлыгыннан алып мәктәп директорына кадәр, ягъни җитәкчелекнең барлык вәкилләренә дә язмача сорау бирергә мөмкин. Барлык шәһәрдәшләр өчен дә мөһим булган әлеге инициатива белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Анатолий Иванов чыкты.
“Халык почтасы” тартмалары үз урыннарын тапты инде. 7 тартма район үзәк хастаханәсе, базар (Тукай урамы), җир хезмәте (Толстой урамы), “Магнит” кибетләре, “Олимп” Боз сарае һәм муниципаль район советы һәм башкарма комитеты биналары янына урнаштырылды. Хатлар адресатларга атнага ике тапкыр тапшырылачак. Моның өчен почтаны аралау белән шөгыльләнүче махсус комиссия төзелгән. Һәрбер сорауга да җавап биреләчәк. Шулай да, “Халык почтасы”н оештыручылар хат юллаучыдан адресын күрсәтүне үтенә.