Егетләр армиягә китә

Көзге чакырылыш Ютазыдан 26 егетне армия сафларына озатты

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Ютазы муниципаль районының “Березка” кафесында көзге чакырылыш егетләрен армия сафларына озату кичәсе булды, дип хәбәр итә “Ютазы таңы”.
Кичә 26 булачак солдат хөрмәтенә булды. Тантаналы халәттә, егетләргә яхшы хезмәт итүләрен һәм өйләренә исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп, район җитәкчесе Марсель Шәйдуллин тугыз чакырылучыга повесткалар тапшырды. Алар бу атнада ук хәзмәт итәсе урыннарга юлланачак. Чакырылучыларга юл теләкләре белән Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты, подполковник Илшат Халитов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлдания Белалова, Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Әхмәтшин, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Марат Гыйльметдинов, шулай ук район мәдәният йорты артистлары мөрәҗәгать итте. Традиция буенча “новобранецлар спартакиадасы” призерларына мактау грамоталары тапшырылды. Чарадан бер генә чакырылучы да буш кул белән китмәде.
Алар өчен бу бәйрәмне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештырды.