ТР депутатлары республикада Әтнә районы Яңа Әтнә авыл җирлеген оештыруны хуплады

Республиканың Әтнә районындагы Зур Әтнә авыл җирлеге территориясендә барлыкка килгән авыл район Зур Әтнә район үзәгеннән - 1, Арча-Әтнә, Әтнә-Казан автомобиль трассасыннан – 1,5, М-7 Волга федераль трассасыннан 62 километр ераклыкта урнашкан
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика территориясендә Әтнә районының Яңа Әтнә авыл җирлеген оештыруны хуплап тавыш бирде.
Республиканың Әтнә районындагы Олы Әтнә авыл җирлеге территориясендә барлыкка килгән авыл район Олы Әтнә район үзәгеннән - 1 километр, Арча-Әтнә, Әтнә-Казан автомобиль трассасыннан – 1,5 километр, М-7 Волга федераль трассасыннан 62 километр ераклыкта урнашкан.
Тарихка күз салсак, 1931 елның 1 ноябрендә ТАССР Игенчелек буенча Халык комиссиариаты коллегиясе утырышында 1932 елда МТС төзү турында карар кабул ителә. Моннан соң Яңа Әтнә яңа торак пункты урынында ТАССР Игенчелек буенча Халык комиссариатының Әтнә машина-трактор станциясе төзелә. Еллар дәвамында монда торак йортлар, мәдәни-күңел ачу, дини һәм социаль-көнкүреш объектлары: балалар бакчасы, мәктәп, Мәдәният йорты, мәчет төзелә.
Хәзерге вакытта биредә 91 йортта 316 кеше яши. Аларның 72е – балалар, 76сы – пенсионерлар. Авыл халкы “Сельхозтехника”, “Сельхозхимия” оешмаларында эшли, эшмәкәрләр һәм колхозчылар да бар. Алар, медицина ярдәме алу өчен, Әтнә район үзәк хастаханәсенә йөри, почта бүлекчәсе дә район үзәгендә урнашкан. Яңа торак пунктка газ кертелгән, электр һәм су белән тәэмин ителгән.