Татарстанның Гаилә кодексы проекты беренче укылышта кабул ителде

Әлеге кодекс Татарстан Республикасында гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм норматив хокукый акт булдыру максатыннан эшләнгән
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген өченче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлары сессиядә Татарстанның Гаилә кодексы проектын беренче укылышта кабул итте. Вице-спикер Римма Ратникова билгеләп үткәнчә, бу кодекс Татарстан Республикасында гаилә мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм норматив хокукый акт булдыру максатыннан эшләнгән.
Гаилә кодексы, республикада ТР Конституциясеннән кала, гаилә мөнәсәбәтләрен җайга салучы төп чыганакларның берсе булырга тиеш дип хәбәр ителә. Анда гаилә әгъзаларының хокук һәм бурычларын, ихтыяҗларын яклау гарантияләрен ныгыту тәкъдим ителә.
Римма Ратникова сүзләренчә, ТР Гаилә кодексының РФ Гаилә кодексыннан аермалы яклары да бар. Алар ир һәм хатынның фамилия сайлау хокукының милли аспектларына, баланың исемгә, атасының исеменә һәм фамилиягә хокукы турындагы, шулай ук элек ТР законнары белән җайга салынмаган, аеруча мөһим хәлләрне исәпкә алып никахка керүне искәрмә рәвешендә 16 яшькә кадәр рөхсәт итә торган тәртип һәм шартларга кагылышлы нигезнамәләрә кагыла.