Казанда 8 нче тапкыр «Дортрансэкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды

Аның программасына юл битумын куллану мәсьәләләренә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы, семинарлар, яңа җиһазлар презентациясе кертелгән
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Бүген «Казан Ярминкәсе» ндә 8 нче тапкыр «Дортрансэкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсе ачылды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган әлеге традицион чара Татарстанда юл хуҗалыгына багышланган бердәнбер күргәзмә булып санала. Биредә ел саен юллар төзелеше, автомобиль юлларын файдалану, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча алдынгы технологияләр, техника һәм җиһазларның яңа үрнәкләре тәкъдим ителә. Күргәзмә Татарстан транспорт системасын комплекслы камилләштерү юлларына багышлана. Быел ул үз мәйданына Россиянең 19 шәһәреннән 60 предприятиене, Беларусь, Германия, Италия, Испания, Украина, Чехия, Япония компанияләре вәкилләрен җыйды. Алар тәкъдим иткән экспозицияләр юл төзелеше, склад терминалларын, транспорт коридорлары, юл инфраструктурасы объектларын проектлау һәм төзү, юл төзелеше машиналары, юл өслеген каплауга контроль чаралары, юл ремонты өчен җиһазлар, күпер төзелеше, ремонтында, юлларны карап тотуда кулланылучы яңа технологияләр һ.б. темаларга багышлана. Күргәзмәдә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы аерым экспозиция белән катнаша. Биредә компания вәкилләренә һәм кунакларга Казан шәһәренең Зур транспорт боҗрасы, Свияжский төбәкара логистик үзәге, М-7 «Волга» һәм М-5 федераль юлларын тоташтыручы «Шәле-Баулы» түләүле автомобиль юлы төзелеше, синтетик нефть һәм юл битумы алу өчен республикада табигый битум ятмаларын үзләшерү проектлары тәкъдим ителә.
Күргәзмәне ачу тантанасында катнашкан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Павел Чернов күргәзмәдәге уңай үсеш тенденцияләренә басым ясады. Быел биредә, беренче тапкыр буларак, экспозиция «Казан Ярминкәсе» нең 1 нче павильоны белән генә чикләнмәгән. Юл төзелешендә кулланылучы техника, җиһазлар күргәзмәләр үзәгенең барлык территориясенә урнаштырылган. «Бу Казан күргәзмәсенең кирәклеге, актуальлеге, зур сорау табуы турында сөйли», – ди министр урынбасары. Ул биредә катнашучы предприятиеләргә уңышлар, яңа элемтәләр һәм килешүләр теләде.
Юл төзелешендә кулланылучы асфальт-бетон катнашмалар өчен тотрыклы өстәмәләр әзерләүче Екатеринбургның «ГБЦ» фирмасы вәкилләре, мәсәлән, «Дортрансэкспо» да инде икенче ел рәттән катнаша. Алар тәкъдим итә торган целлюлоза җепселләре нигезендә эшләнгән өстәмәләр юл өслегенең ныклыгын тәэмин итә. Екатеринбург предприятиесендә җитештерелгән бу өстәлмәләр бүгенге көндә Томски каласында, Ханты-Манси автономияле округы шәһәрләрендә, Урал төбәкләрендә, Калуга өлкәсендә, Казахстанда, Алтай краенда юллар төзелешендә файдаланыла. Хәзерге вакытта аны Төньяк-Көнбатыш, Үзәк һәм Көньяк федераль округта тәҗрибә участокларында куллану бара. «Казан» аэропорты тирәсендәге юл участогын салганда да әлеге материал сынау рәвешендә кулланылган булган. Предприятие вәкилләре белдергәнчә, узган ел алар Казан күргәзмәсендә «Волгоградавтодор» предприятиесе белән танышып, хезмәттәшлек килешүе төзегән. Быел Татарстанның юл төзелеше предпритиеләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырырга өметләнә.
«Дортрансэкспо» күргәзмәсе 24 октябрьгә кадәр эшли. Аның программасына бу юлы юл битумын куллану мәсьәләләренә багышланган «түгәрәк өстәл» утырышы, семинарлар, яңа җиһазлар презентациясе кертелгән. Иртәгә күргәзмә кысаларында «Казан Ярминкәсе» ндә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегиясе узачак.