Автотранспортта бала утыртып йөрү өчен креслоны прокатка алып булачак

24 октябрь көнне Казанда беренче прокат пункты ачылачак һәм аны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ республика ветераннар берләшмәсе гамәлгә куйган
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 24 октябрь көнне 11.00 сәгатьтә Казанның Оренбург тракты, 5 нче йорт адресы буенча урнашкан чирәмдәге хоккей үзәгендә, Татарстанда беренче тапкыр буларак, балаларны автомобиль утыргычына беркетеп куя торган кресло-җайланмалар прокаты пункты ачылачак. Прокат пунктын ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ республика ветераннар берләшмәсе гамәлгә куйган.
Бүген «Татмедиа» агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкат Миңнеханов әнә шул хакта хәбәр итте. Аның сүзләренчә, шул рәвешле республикабыз юлларында балалар үлемен 50 процентка киметеп булачак. «Без автомобиль йөртүчеләрнең барысын да шундый кресло алырга мәҗбүр итәчәкбез. Креслоларның бик нәниләр өчен ясалганнары да бар, мәсәлән, яңа туганнан алып 8 айга кадәр, ягъни утырмый торган балалар өчен, аннары баланың яшенә һәм авырлыгына карап төрлесе каралган. Сатып алырга акча чыгарасы килми икән, рәхим итеп аны прокатка алсыннар, баласының иминлеген тәэмин итсеннәр. Прокат бәясе, кулланганнан соң химик чистарту бәясен дә кертеп, елына 300 сум булса, әйтик, ярты елга – 150 сум гына. Дөрес, балаңа куркынычсызлык тәэмин итим дисәң, ул бөтенләй үк бушка була алмый, ә кеше гомере бәһасез...» - дип басым ясап әйтте Р.Миңнеханов.
Узган атнада автоинспекторларга шундый йөкләмә бирелде: кресло-җайланмасыз бала утыртып барган автомобиль йөртүчене көненә бер генә түгел, ә көн дәвамында 10-15 һәм аннан да күбрәк тапкыр туктатырга, протокол төзергә, дип белдерде республиканың баш автоинспекторы. Югарыда әйтелгән таләпләр шулай ук такси йөртүчеләргә дә кагыла. Әгәр балалар өчен креслосы юк икән, димәк, аның балалы пассажирларны утыртырга хакы юк, диде ул.
Р.Миңнеханов китергән мәгълүматларга караганда, бала утыртып барган автомобиль йөртүчегә балалар өчен креслосы, каешлары булмаган яки булып та кулланмаган өчен законда 500 сум штраф каралган. Ел башыннан бирле республиканың ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан шундый йөртүчеләргә карата 11721 административ материал төзелгән. Быел 9 айда Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 21 пассажир бала һәлак булган. «Кулда яткан яки итәктә утырган баланы андый һәлакәтләрдә саклап калып булмый, чөнки 1 яшьлек баланың авырлыгы 10-12 килограмм булса, әле 40 км/сәг тизлек белән генә барган машиналар «маңгайга-маңгай» бәрелгән вакытта баланың авырлыгы 35 тапкырга арта! 350-420 килограммны бер хатын-кыз да кулында тотып кала алмаячак. Шуңа күрә кресло-җайланмалар һәм штаттагы куркынычсызлык каешлары кулланырга киңәш итәм генә түгел, таләп итәм», - дип ассызыклап әйтте Рифкат Миңнеханов.