Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тубылда «Төмән көзе» бәйрәмендә машина отучылар билгеле булды
Викторинада җиңүчеләр Тубыл шәһәренең тарихын, архитектура һәйкәлләрен яхшы белүләрен күрсәтте.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). «Төмән көзе» фестивалендә өлкәдә яшәүче, унсигез яше тулган һәр кешенең катнашырга мөмкинлеге булды. Икенче көн барган чарада катнашучылар фестиваль кысаларында уздырылган тематик викторинаның сорауларына җавап бирделәр. Җиңүчеләр гаджетлар, көнкүреш техникасын, татлы призлар һәм автомобиль оттылар.
Шул ук вакытта 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән тубыллылар анда дистанцион рәвештә катнаша алды. Викторинаның икенче этабында төп бүләкләр — автомобиль, фатир яки IPhone отарга мөмкин булды. Бу турыда «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.
Кыйммәтле бүләкләргә кем ия булачагына «Тубыл вакыты» телеканалының туры эфирында билгеләнде. Тубылда Юрий Ольшанский һәм Галина Ивановага машина отты.
Викторинада җиңүчеләр Тубыл шәһәренең тарихын, архитектура һәйкәлләрен яхшы белүләрен күрсәтте.
«Төмән көзе» фестивалендә «Спортны сайлыйбыз» гаилә фестивале узды. Тубыллылар оештыручылар, спортчылар белән бергә спорт күнегүләрен башкарды, мастер-классларда катнашты. Шәһәрнең алты мәйданчыгында ярминкә узды. Тубыллылар кондитер ашамлыкларын, сөт һәм ит продукциясен арзанлы бәяләрдән сатып алдылар.
Фестиваль мәйданчыкларында тубыллыларның яраткан артистлары күпләргә таныш булган, яраткан җырларын башкарды. Себер татар мәдәният үзәге артистлары Пушкин урамындагы унбишенче мәктәп каршындагы мәйданчыкта җырлап, фестивальгә бәйрәм рухын өстәп, якташларының күңелләрен күтәрде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз