news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» генераль директоры Кырымның мәгълүмати ведомствосына картина бүләк итте

Кырымга Татарстан делегациясе — республиканың әйдәп баручы матбугат чаралары җитәкчеләре, шулай ук бөтен төрки дөньяга танылган шагыйрьләр һәм язучылар килде.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков Кырым Республикасының эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министры Михаил Афанасьевка картина бүләк итте. Бүләкне «Татмедиа» җәмгыяте һәм Кырым Республикасының Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы арасында меморандум имзалаганнан соң тапшырдылар.

«Татарстан — төрле дин вәкилләре дус-тату яши торган төбәк. Картинада Казан Кремле сурәтләнгән — ул безнең төрле конфессияләр арасындагы дуслыкның символы», — дип сөйләде Шамил Садыйков бүләкне тапшырганда.

Михаил Афанасьев сурәтне карап, әлеге урынның да, картинаның да матур булуын әйтте.

Кырымга Татарстан делегациясе — республиканың әйдәп баручы матбугат чаралары җитәкчеләре, шулай ук бөтен төрки дөньяга танылган шагыйрьләр һәм язучылар килде. Җирле иҗат интеллигенциясе белән берничә очрашу планлаштырылган.

«Бу игелек миссиясе, бер-береңә ихтирам. Без бик күп китаплар, хис-кичерешләр һәм яхшы кәеф алып килдек. Сезнең министрлык җитәкчелеген һәм журналистларны үзебездә көтеп калабыз», — диде Шамил Садыйков.

Алдарак «Татар-информ» Кырым һәм Татарстанның медиахезмәттәшлек турында меморандум имзалавын язган иде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100