news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда «Хәйрия пылавы» акциясе узачак

Акциядә катнашучылар мохтаҗларга ярдәм итә алачак.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә Казанда «Әкият» курчак театры каршындагы мәйданда «Хәйрия пылавы» акциясе узачак.

Акция 11:00 сәгатьтән 13:00 сәгатькә кадәр булачак, дип хәбәр итә «Игелекле Казан оешмасы.

Шәһәр халкына пылау порциясен теләсә нинди бәягә сатып алырга тәкъдим итәчәкләр. 

ТР пешекчеләр гильдиясе башкарма директоры Илдар Тәкыйуллин ризыкны Көнчыгыш кухнясының иң яхшы традицияләрендә: дүрт төр май һәм хәләл сыер ите белән әзерләячәк.

Акция барышында җыелган акчалар хәйрия проектларын гамәлгә ашыруга юнәлдереләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100