news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Шамил Садыйков: Безгә милли телләрдә медианы үстерү буенча Кырым тәҗрибәсе кызыклы

«Татмедиа» АҖ делегациясе бүген Кырымда эш сәфәрендә.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). «Татмедиа» АҖ һәм Кырым Республикасының Эчке сәясәт, мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында Меморандум Татарстан һәм ярымутрау редакцияләре арасында медиаконтент алмашуны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан һәм Кырым — тугандаш төбәкләр, безнең халыклар арасындагы тарихның барлык этаплары тыгыз бәйләнгән. Хәзер мәгълүмат, контент, журналистика өлкәсендә тәҗрибә алмашуны төзү бурычы тора. „Татмедиа“да бик зур тәҗрибә тупланган, ул, бәлки, безнең хезмәттәшләребезгә кызыклы булыр. Үз чиратында безгә Кырым милли телләрдә медианы үстерү тәҗрибәсе бик кызыклы», — диде «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков.

Генераль директор искәрткәнчә, «Татмедиа» АҖ Россиянең күп кенә төбәкләре белән хезмәттәшлекне актив төзи.

«Бездә Якутия, Чувашия, Башкортстан республикалары белән хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланды. Татарлар Россиянең барлык төбәкләрендә яши, татар диаспоралары тарихи ватандагы вакыйгалар турында мәгълүматка мохтаҗ, ә татарстанлыларга диаспораларның ничек яшәве белү кызык», — дип аңлатты Садыйков.

«Татмедиа» АҖ делегациясе бүген Кырымда эш сәфәрендә, визитның максаты — ике республика арасында мәгълүмати һәм мәдәни элемтәләрне җайга салу. Делегация составына баш мөхәррирләр, Кырым җәмәгатьчелегендә популяр Татарстан язучылары һәм шагыйрьләре кертелгән.

Алар арасында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Ринат Билалов, «Мәгариф» журналы җитәкчесе Сөмбел Таишева, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, Тукай исемендәге премия лауреаты Вахит Имамов, «Шәһри Казан» газетасы җитәкчесе Радик Сабиров һәм башкалар бар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100