news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә банкоматларда картага акча салуны контрольдә тотуны көчәйтергә мөмкиннәр

Үзәк банк барлык түләүләргә, шул исәптән терминаллар аша кергәннәренә дә, антифрод кулланырга тәкъдим итте.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Мошенниклык белән көрәшү өчен банкомат аша картага акча салуны һәм акча кабул итә торган терминалларны контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

«Җинаятьчеләр, потенциаль зыян күрүчеләрне терминаллар (банкоматлар) аша җинаятьчеләрнең счетларына акча күчерергә мәҗбүр итә торган схема куллана», — дип хәбәр иттеләр Россия Үзәк банкында.

РИА Новости язганча, Үзәк банк барлык түләүләргә, шул исәптән терминаллар аша кергәннәренә дә, антифрод кулланырга тәкъдим итте.

Антифрод-системалар — мошенниклык транзакцияләрен булдырмый калу өчен программа комплекслары. Алар һәр тарнзакцияне анализлый һәм аның ышанычлы булуын күрсәтә торган тамга сала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100