Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районы Богородск балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр яңа бинага күчәчәк
Әлеге балалар бакчасы 50 ел элек төзелгән.
(Питрәч, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Питрәч районы Богородск авылында яшәүчеләр күптәннән инде яңа балалар бакчасы төзүләрен сорады. Бу гаҗәп тә түгел. Хәзерге бина бик иске.
Сакланган документларга караганда, ул 1971 елда төзелгән. Ягъни 50 ел элек. Арткы фасад — кара, агачтан, калитка да агачтан, тәбәнәк — авылдагы әбиләр өен хәтерләтә. Мәйданчык та мактанырлык түгел. Әмма бина эчендә мөмкин булганча балалар өчен уңайлы шартлар тудырганнар.
Безнең балалар бакчасына өч яшьтән җиде яшькә кадәр 49 бала йөри. Урта, өлкән һәм әзерлек төркемнәре оештырылды. Бездә җылы, уңайлы. Әмма кышын су белән тәэмин итү һәм җылыту белән проблемалар була, — дип билгеләп үтә мөдир Венера Тамаева. — Шуңа күрә яңа балалар бакчасы ачылуын көтәбез. Быел ук күчәрбез дип өметләнәбез.
Венера Тамаева төзелеш барышы белән актив кызыксына, шуңа күрә көн саен төзелеш урынына көнгә икешәр, өчәр тапкыр бара. Аның нигезе март аенда ук салынган. Хәзер төзүчеләр түбәдә һәм тышкы якта эшләрне тәмамлыйлар. Параллель рәвештә урамда төзекләндерү эшләре бара. Эчке якта түшәм, ишекләр, тәрәзәләр, линолеум җәелгән, инженерлык челтәрләре салынган инде.
Көектә дә бина тулысынча төзелгән. Эчке эшләр 99 процентка төгәлләнгән. Идән җәелгән, стеналар буялган, электр һәм су үткәргечләре үткәрелгән. Җиһазлар: шкафлар, караватлар, өстәлләр, урындыклар алып кайтасы гына калды. Хәзер эшчеләр янәшәдәге территорияне төзекләндерү белән ныклап шөгыльләнәләр. Алар асфальт җәяләр, уен мәйданчыклары җиһазлыйлар.
Район башкарма комитетында билгеләп үтелгәнчә, дәүләт контракты буенча ике объектны да тапшыруның соңгы вакыты — 31 декабрь. Алар «Демография» илкүләм проекты буенча төзелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз