news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минтимер Шәймиев «Адымнар» проекты үсешенә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды

«Эшләгән эшеңнең рәхәтен күр диләр бит, бу шулай. Изге эшләр барыбер игелек белән кайта», — диде Дәүләт Киңәшчесе, күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләргә рәхмәтен җиткереп.

Минтимер Шәймиев «Адымнар» проекты үсешенә өлеш кертүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды
Владимир Васильев

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Республиканың «Яңарыш» тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле белем бирү комплексларын үстерүгә өлеш кертүчеләр белән очрашты һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. 

ТР Президент Аппараты җитәкчесе, «Яңарыш» Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды Попечительләр советы рәисе урынбасары Әсгать Сәфәров Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 

Шундый ук Рәхмәт хаты Чаллы мэры Наил Мәһдиевка тапшырылды. «Чаллы исеменнән Минтимер Шәриповичка без Рәхмәт хаты тапшырырга тиеш булганбыздыр инде», — дигәч, Минтимер Шәймиев «Беркайчан соң түгел», — дип ярымшаяру белән җавап бирде.

Рәхмәт хаты төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллинга, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинга бирелде. «Алга таба матур итеп эшләргә сүз бирәбез. Бу проектта сез рухландыручы, илһамландыручы. Бу проектка күңел салып эшләгәч, уңышлы була», — дип мөрәҗәгать итте мәгариф министры Минтимер Шәймиевкә. 

Проект объектларның генераль подрядчысы «Грань» компаниясе генераль директоры Леонид Анисимов, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев та бүләкләнде. 

«Бик зур эш башланган, тагын да үсәргә инде. Татарның зыялыларын әзерләү, телне саклау өчен бу проект бик кирәк. Массакүләм мәгълүмат чаралары шулы проектны популярлаштыруда, җәмәгатьчелек фикерен тудыруда зур роль уйный», — диде Айдар Сәлимгәрәев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Татарстан алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән күпьеллык фидакяр хезмәте, тарихи һәм мәдәни мирас объектларын саклау, торгызуга өлеш кертүе өчен, «Яңарыш» Республика тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фонды директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова бүләкләнде. 

«Эшләгән эшеңнең рәхәтен күр диләр бит, бу шулай. Изге эшләр барыбер игелек белән кайта», — дип төгәлләде Минтимер Шәймиев. 

«Адымнар»ның беренче ике комплексы 2020 елда Казанда һәм Алабугада ачылды. 2021 елның 1 сентябрендә Актаныш һәм Яр Чаллыда да шундый мәктәпләр кулланышка тапшырылды. Актаныштагы мәктәп 462 балага исәпләнгән. Комплекс Актанышның 6 һәм 3 нче балалар бакчалары белән хезмәттәшлектә.

Чаллыда ачылган мәктәп 1224 укучыга исәпләнгән. 34, 106, 122 нче балалар бакчалары белән уртак эш планлаштырыла.

2021 елның 4 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Әлмәттә һәм Түбән Камада шундый комплекслар төзелешенә старт бирделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100