Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда беренче Идел буе халыклары фестивале «Итил»дә җырчы Манижа чыгыш ясаячак
Чара программасында – татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы һәм башкалар.
(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 25 һәм 26 сентябрь көннәрендә Татарстан башкаласында «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта беренче тапкыр Идел буе халыкларының уникаль «Итил» шәһәр фестивале узачак.
Ул музыканы, театрны, традицияләрне һәм Идел буе халыкларының заманча сәнгатен берләштерәчәк. Фестивальнең хедлайнеры «Евровидение — 2021» катнашучысы җырчы Манижа булачак, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
«Итил — Идел елгасының тарихи төрки атамасы. Без фестиваль өчен исемне озак сайладык һәм бу исемдә тукталдык. Бу сүз төрле вариацияләрдә бүгенге көнгә кадәр күп кенә төрки телләрдә саклана, — дип билгеләп үтте ул. — Итил — ул көч, азык бирә торган елга, аның ярларында яшәүче барлык халыклар һәм милләтләр аның рухы белән сугарылган».
Фестиваль 25 һәм 26 сентябрьдә сәгать 12:00дән 20:00гә кадәр узачак. Бик зур һәм оригиналь программа әзерләнгән. Кунакларны татар синти-попы, удмурт гранжы, чуваш джазы көтә. Төп сәхнәдә җирле артистлар, шулай ук Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан музыкантлары чыгыш ясаячак.
Аерым мәйданчыкта гаилә остаханәләре эшләячәк, аларда шәһәр халкы сувенирлар ясый яки яңа һөнәр үзләштерә алачак. Кулдан эшләнгән кием-салым, бизәнү әйберләре, йорт кирәк-яракларын Идел буе халыклары ярминкәсендә сатып алырга, ә фудкортта милли һәм махсус җайлаштырылган кухняны бәяләргә мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз