news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Аксубай китапханәсендә яшьләр проекты гамәлгә ашырыла

Ул арт-киңлекнең яңартылган форматы.

Аксубай китапханәсендә яшьләр проекты гамәлгә ашырыла
http://aksubayevo.ru

(Аксубай, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Авыл таңнары»). Аксубай үзәк китапханәсендә «BoOkВы» антикафесы яңа яшьләр проекты старт ала. Ул арт-киңлекнең яңартылган форматы һәм уку белән өй арасындагы аралык урынын алып тора.

Китап сөючеләр һәм китапханә кунаклары хәзер исә уку өчен кызыклы әдәбият алып кына калмыйча, интеллектуаль ял итә, үзләрен иҗади яктан күрсәтә дә алачаклар. Чөнки биредә күңел ачу һәм өйрәтү зоналары да эшләячәк. Алар өчен төрле мастер-класслар, әдәби очрашулар оештырылачак.

Тәүге очрашу 23 сентябрь көнне 18 сәгатькә билгеләнгән. Алар теләкләре булган һәркемне чакыралар һәм барысының да вакытны күңелле уздырачакларына ышандыралар.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100