news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

6 мең татарстанлы «Мәшгульлеккә ярдәм итү» проектында катнашуга гариза тапшырды

2 145 татарстанлы укуга кереште инде.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстан Республикасында «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында түбәндәге категория гражданнарны укыту оештырыла:

- эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;

- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;

- 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.

Укуларның максаты – укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү), дип хәбәр итә республиканың хезмәт министрлыгы.

Уку процессында дистанцион һәм электрон технологияләр кулланылырга мөмкин. Бу белем бирү программасына бәйле.

Әлегә Татарстан буенча барлыгы 5 997 гариза бирелгән. 2 145 татарстанлы укуга кереште инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100