Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Зәйдә әфган сугышы ветераннары истәлегенә мемориаль такта ачылды
Егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәк куйдылар.
(Зәй, 22 сентябрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Энҗе Әгъләмова). Зәй районы Түбән Биш җирлегенең Шыкмай авылында әфган сугышы ветераннары Айрат Нуриәхмәтов һәм Әхсән Максутин яшәгән йортларда мемориаль такталар ачу тантанасы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әфган сугышы (1979-1989 еллар) турында хатирәләр әнә шулай батыр ир-егетләребезнең исемнәрен мәңгеләштереп хәтерләрдә саклана. Киләчәк буын ул авыр еллар турында белеп, әфган сугышы ветераннарын исләреннән чыгармасын өчен мондый гамәлләр бик мөһим.
Шыкмай авылына ул көнне егетләрнең сугышчан дуслары, полкташлары Татарстанның төрле районнарыннан җыелды. Түбән Биш авыл җирлеге башлыгы Дамир Насертдинов, хәрби комиссариатның чакырылыш бүлегеннән Андрей Гурьянов, «Сугышчан бердәмлек» хәрби-патриотик хәрәкәтенең Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, шулай ук авыл мәдәният йорты белгечләре, яшьармиячеләр, мәктәп укытучылары бергәләшеп батыр ир-егетләрне искә алды.
Аларның сугышчан һәм тормыш юлы турында бик күп җылы сүзләр, хатирәләр яңгырады, соңыннан егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориаль тактага чәчәк куйдылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз