news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда Казан-Кама Тамагы автоюлының ике чакрымын ремонтладылар

Кама Тамагы районында юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылган.

(Казан, 22 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Казан-Ульяновск-Кама Тамагы автоюлының 2 чакрымнан артык участогын ремонтлаганнар. Юл эшләре «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча башкарылган. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республиканың Кама Тамагы районында төбәк автомобиль юлы 46,06-48,1 чакрым участокта ремонтланган.

«Юл хезмәткәрләре  өске катламны ныклы асфальтбетон катнашмасыннан салган, 1,5 метрлы ике як юл кырыена да вак таш җәйгән, 37 сигнал баганасы утырткан һәм юл билгеләре ясаган», диелгән хәбәрдә.

Юл ике полосалы һәм киңлеге 7 метр. Аннан автобус һәм мәктәп маршрутлары йөри.

Быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 165 чакрым булган төбәк юлларының 61 участогын ремонтлаячаклар. Бу төбәк юлларының 47,5 процентын нормативка туры китерү мөмкинлеге бирәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100